«Бу китаплар барысын да белә»: китап күргәзмәсе (6+)

Россиядә Сүзлекләр һәм Энциклопедияләр көне ел саен 22 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул рус галиме, язучы һәм сүзлекче, «Бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүче Владимир Иванович Дальның туган көне (1801–1872) белән бәйле. Сүзлекләр үз бәйрәменә лаек, һәм Россиядә моның өчен иң яхшы дата  В.И. Дальның туган көне.

Әлеге вакыйга уңаеннан 6 нчы санлы китапханәнең уку залында «Бу китаплар барысын да белә!» дигән тематик күргәзмә эшли. Китап күргәзмәсе, укуда системалы рәвештә китапларны куллану күнекмәләре булдыру өчен, китап дөньясының сүзлек-библиографик тасвирламасының күптөрлелеге турында сөйләячәк. 

В.И. Дальның төп хезмәте – «Бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге»нә күләме буенча бүгенге көндә дә тиңнәр юк. Бу бөек максатына ирешү өчен тел белгече Даль 53 ел гомерен багышлаган! Ул: «Халыкның тере теле дөрес рус сөйләменең үсеше өчен хәзинә һәм чыганак», дип әйтә торган булган.  

Керү ирекле!

Поделиться: